21 апрель көнне Олы Арташ төп мәктәбендә 2000 нче елда туган һәм аннан да кечерәк яшьтәге яшүсмер егетләр арасында Фәләхов Рифат Мәвлит улы истәлегенә милли көрәш буенча район ярышлары булып узды.

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Иске Җөри урта мәктәбе, Теләче урта мәктәбе, Олы Мәтәскә урта мәктәбе, Баландыш төп мәктәбе укучылары тренер-укытучылары Әскәров В.И., Гыйниятуллин Ф.С., Сафин А.З., Зәләлиев Ф.Ф. җитәкчелегендә әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясап, балалар спорт мәктәбе данын яклап кайтты. Җиңучеләр дипломнар һәм акчалата буләкләргә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International