21 апрель көнне Арча шәһәренең «Арча» балалар спорт мәктәбе спортзалында 2001 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк яшүсмер егетләр арасында Арча МО РОГО ДОСААФ призына көрәш буенча Арча муниципаль районы беренчелеге узды.

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Барлыгы 6 команда, 135 укучы катнашкан әлеге ярышларда тренер-укытучы Шәмсетдинов Р.М. җитәкчелегендә безнең спорт мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясап кайтты.

Шәтке урта мәктәбеннән - 36 кг. үлчәү авырлыгында Зәйнетдинов Айтуган 4 урын, 45 кг. үлчәү авырлыгында Хафизов Айназ 6 урын, 70 кг. үлчәү авырлыгында Мавлин Эмиль 2 урын, 80 кг. үлчәү авырлыгында Үзәк урта мәктәбеннән Котников Руслан 3 урынны яулады. Җиңуче егетләр дипломнар һәм истәлек бүләкләренә ия булды. Ә гомумкоманда урыннары исә түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын – Арча

2 урын – Биектау

3 урын – Теләче

4 урын – Балтач

5 урын  - Әтнә

6 урын – Апас районы командалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International