Татарстан Республикасы җыелма командасы составында «Теләче» балалар спорт мәктәбе, Теләче урта мәктәбе укучысы Гыйниятуллина Гүзәлия 52 кг. үлчәү авырлыгында 1 урынны яулап, Россия чемпионы исемен алды. Бу җиңүе белән ул Россиянен спорт мастерына кандидатлык нормативларын үтәде һәм Дөнья беренчелендә катнашу хокукын да алды. Гүзәлиянең тренерлары – аның бертуган абыйлары Илдар һәм Фирзәр. Укучыбызны бу олы җиңүе белән котлыйбыз һәм алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!