Халык мультфильмы.

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

23  нче апрель көнне  Теләче урта мәктәбе укучылары  « Век Татарстана»  дип аталган  халык мультфильмы төзү проектында катнаштылар.   Балалар  узләренең туган ягы булган  Теләче  муниципаль районының  иң истәлекле, иң матур  урыннарын рәсемгә төшерделәр.  Укучыларның иҗади эшләре « Век Татарстана»  дип аталган  халык мультфильмын төзү өчен  проектка алыначаклар. Бу проект мультфильм  төзүдә  иң күп балалар  катнашкан  проект буларак Россиянең рекордлар китабына кертеләчәк. Уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International