Теләче районында 23 апрель көнне 4 кешедән тоган “Татармультфильм” оешмасынының вәкилләре катнашында ТАССР ның оешуына 100 ел тулу уңаеннан “Век Татарстана-2” дип исемләнгән яна милли халык мультфильмы проектын тормышка ашыру буенча бәйрәм чарасы булды.
Очрашу теләче урта мәктәбенең 1- 8 сыйныф укучылары һәм сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегенә йорүче балалар белән оештырылды.. Мультфильмны тормышка ашыру буенча һәрбер нечкәлекләргә басым ясалып мастер класс та булып үтте. Аннары “Туган як” темасына рәсем конкурсы игълан ителде. Бәйрәм ахырында укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.