"Юл билгеләре илендә сәяхәт»

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Безнең Олы Мишә балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр белән юл-транспорт һәлакәте булдырмауга зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планлаштырып алып барыла. Быел да 20 апрель көнне безнең балалар бакчасында "Юл билгеләре илендә сәяхәт"дигән темага ачык чара үткәрелде. Максатыбыз - балаларга  юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү, уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, юлларда үзеңне әдәпле һәм дөрес тоту күнекмәләрен практик яктан ныгыту иде. Балалар якын дуслары  Белмәмешкә дә юл кагыйдәләрен өйрәттеләр. Ул көнне безнең бакчага «Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе  Ягафарова Г.Н. да килгән иде. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога гына утырып йөрергә кирәклеген тагы бер кат искәртте, алып килгән истәлекле бүләкләрен өләште. Инспектор апаларының юл кагыйдәләре турында сөйләве, аңлатуы, алып килгән кызыклы бүләкләре балаларга бик ошады. Юлларыбыз һәрчак имин булсын. Балалар кечкенәдән юл кагыйдәләрен үтәргә күнегеп үссеннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International