Бер ел үтүгә китапханәнең иң актив һәм иң күп укучылары янәдән бергә җыелдылар. Акциянең быелгы темасы -“Китапның тылсымлы көче” дип атала. Билгеле булганча, китап безне тылсым дөньясына алып керә, бик күп ачышлар ясарга ярдәм итә. Моны аңлар өчен балаларга төрле биремнәр бирелде,танып-белүне арттыруга уеннар һәм әлбәттә, хәрәкәтле уеннар уйнатылды. Акция ахырында балаларга өр-яңа китаплар тәкъдим ителде.