22 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә “ Библионочь-2018“ акциясе нигезендә “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән мәдәни чара үтте.

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Бу чара яшьләр катнашында узды.  Аларны башта китапханәче “Моңлы Тукай, җырлы Тукай ”дигән күргәзмә белән таныштырды. Аннары яшьләр күргәзмәдәге китапларга күзәтү үткәрделәр. Катнашучылар Тукайның  истә калган шигырләрен, әкиятләрен  сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International