20 апрель көнне район мәдәният йортында Теләче балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучылары Серегей Аксаковның “Аленький цветочек” әсәренә нигезләнеп куелган әкият илендә мюзиклын сәхнәләштерде.

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Бу “КЕЙС” театр коллективының зур сәхнәдә беренче адымы. Спектаклне  безнең  балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге һәм уртанчы төркем балалары тамаша кылды. Яшь артистлар арасында безнең балалар бакчасы чыгарылышы балалары булу икеләтә сөендерә. Театр коллективын киләчәктәдә зур сәхнәбез түрендә югары урыннарда булырлар дип өметләнәбез, аларга алдагы иҗат эшләрендә зур уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International