24 апрель көнне Теләче урта мәктәбендә җирлекара китапханә хезмәткәрләре белән берлектә 1-11 сыйныф укучылары арасында Г.Тукайның 132 еллыгы уңаеннан «Тукай – шигъри чишмәбез» дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе уздырылды. Бәйгенең максаты шагыйрьнең иҗатын популярлаштыру белән беррәттән, укучыларда эстетик зәвык формалаштыру да иде. Иң яхшы шигырь сөйләүчеләр 26 апрель көнне район мәдәният йорты фойесында узачак «Һәр буынга яшьтәш Тукай» шигърият бәйрәмендә катнашу хокукы алалар.