20 апрель көнне Айдар авыл китапханәсе кабаттан “Библиотөн-2018” гомумроссия акциясенә кушылды.

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Акциянең темасы:”Китапханәдә тылсымлы төн”. Библиотөн кунаклары, китапханәнең иң актив укучылары, яңа, кызыклы китаплар белән таныштылар. Г.Тукай шигырьләрен укуда актив катнаштылар. “Китап бульварында төнге очрашу” бүлегендә үзләре яраткан автор һәм әсәрләре  турында сөйләп, кичерешләре белән уртаклаштылар. «Библиотөн» . М. Горькийның “Китапны яратыгыз, ул тормышны җиңеләйтер, чуар фикерләр, хисләр, вакыйгалар буталчыгында юл табарга дусларча булышыр, ул кешеләрне һәм үз-үзегезне ихтирам итәргә өйрәтер, ул акылыгызны, йөрәгегезне дөньяга, кешегә мәхәббәт хисе белән канатландырыр”  сүзләре белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International