23 апрель көнне барлык китап укучыларның игътибарын китапка карата тарту максатыннан, китапханәче Шакурова Гөлия күчмә китапханә белән Тәмте - Мәтәскә авылына хезмәт күрсәтте. Мондый алым авылларда укучыларны рухи ризык белән баетырга, ә китапханәче өчен укучыларның санын арттырырга мөмкинлек бирә.