Шушы айлык кысаларында татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 132 еллыгы уңаеннан 21 апрель көнне Субаш авылы китапханәсендә “Тукай бит ул - бөек шәхес, ул шигырьләр солтаны " дип исемләнгән шигырь бәйрәме уздырылды. Чараның максаты: балаларны Тукай иҗаты белән тулырак таныштыру. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен искә төшерделәр. Балалар бу чарада бик теләп катнаштылар. Китапханәдә ай дәвамында «Тукай эзләре буйлап» исемле күргәзмәсе эшләп килә.