Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортының “Балачак” курчак театр– студиясе Н.Гернетның “Дорофей маҗаралары” исемле спектакле белән Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты оештырган Халыкара балалар театр иҗаты “Петрушка” конкурсында катнашты. Коллектив бу конкурста 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.