21 апрельдә 19.00 сәг. 22.00 сәг. кадәр Шәтке авылы китапханәсендә яшьләр белән “Китап төне”дип аталган – Л.Н.Толстой китаплары буенча әдәби сәяхәт оештырылды. Алар “Уку утравы”нда булдылар, Толстой әсәрләре буенча викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Китап-күргәзмәләре белән таныштылар. Аеруча да “Китап базары”, “Әдәби кафе” дигән күргәзмәләрне кызыксынып карадылар. Азакта “Уку ул- заманча” дип исемләнгән флешмоб үткәрелде. Барлык катнашучылар да татлы призларга ия булдылар. Китап-күргәзмәләрдән 12 китап укылды.