Бүген безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә булып узды. Балалар татар теле тәрбиячесе Сабирзянова Л.М белән Г.Тукайның шигырь һәм әкиятләрен искә төшерделәр. Шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар.Соңыннантәрбиячеләр балаларга “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Нәниләрнең күңеленә бу тамаша аеруча хуш килде. Бәйрәмне татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамладылар. Еллар үтү белән, Г. Тукай әсәрләренең тирән мәгънәле, зур тәрбияви әһәмияткә ия булуына инанабыз. Ул безнең өчен бөек шагыйрь генә түгел, ә татар тормышы һәм аның тарихына эз салучы шәхес тә әле. Тукай әле хаман да әсәрләре аша, шушы авыр тормышта үзеңә туры юл табарга, дөрес яшәргә өйрәтә.