22 апрель- Халыкара Җир көне. Бу көнне кешеләр экологик бәла- каза турында искә төшерәләр һәм экологик проблемаларны чишүдә үзләре нәрсә эшли алачаклары турында уйланалар. Экологик үзаңны балачактан ук формалаштыру максатыннан, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укытучысы Закирова Г.Д. балалар иртәсе үткәрде. Чарада укучылар- табигать сакчылары чыгыш ясады.