Безнең балалар бакчасында балаларны юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча бик зур эш алып барыла.

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Юл йөрү кагыйдәләрен белгән һәм аларга буйсынган очракта гына без үзебезне юлларда тыныч һәм куркынычсыз тота алабыз. Төп максатыбыз: балаларны юлда һәм урамда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү.Шушы максат белән безнең балалар бакчасында  25 апрель  көнне ачык шөгыль үтте.Иң истә калганы: балаларның  “ Светофор” биюе булды. Бу шөгыльгә әйдәп баручы специалист Ягафарова Г.Н. чакырылган иде. Ул балаларга төрле сораулар бирде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте һәм алып килгән бүләкләрен өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International