2018 нче елда Теләче урта мәктәбе, Арча педагогия көллияте уздыра торган, башлангыч сыйныф укытучылары өчен белемнәрне күтәрү курслары буенча стажировка мәйданчыгы итеп оештырылды.

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

25  нче апрель көнне  Теләче  урта мәктәбендә “ Яңа федераль дәүләт стандартлары шартларында башлангыч сыйныфларда актив алымлы технологияләр буенча дәрес”  темасына республика семинары булып үтте. Семинарда башлангыч сыйныф укытучылары Т.Ф. Саттарова, Г.З. Фархуллина,  Э.М. Кошкина, Р.Р. Шаймарданова, Г.Ф. Нигмәтҗанова , Л.Ф. Алимова   югары дәрәҗәдә ачык дәресләр  күрсәттеләр,   З.Р. Хәлилова, М.А. Миннуллина, А.М. Галиева    сыйныфтан тыш чараларда  балаларның иҗади кунекмәләрен үстерү юллары белән уртаклаштылар. Республика семинарында  Балтач, Арча, Биектау, Кукмара һәм Саба муниципаль районыннан башлангыч сыйныф укытучылары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International