Ил күләмендә аның якты истәлегенә багышланган чаралар үткәрелә. Кызганычка каршы, ул бик кыска гомерле булган. Шуңа да карамастан, бик зур мирас калдырган кешеләрнең берсе ул. Һәр татар баласы аның шигырьләрен укып үсә. Бүгенге көнгә кадәр ул безнең милләтебезнең якты кояшы. Авыр тормышлы, авыру булса да, кыска гына гомере эчендә ул онытылмас эз калдыра алган. Аның истәлегенә һәйкәлләр ачыла, аның исеме белән урамнар атала, аңа багышлап дистә еллар буе чаралар үтә. Без күп милләтле Россиядә, күп милләтле Татарстанда яшибез. Без татар булуыбыз белән горурланабыз, башка милләт кешеләре белән дус-тату яшибез.
Без, Лесной балалар бакчасында балалар белән Габдулла Тукайның якты истәлегенә шигырь кичәсе уздырдык. Тәрбияче балаларга бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Аннан соң балалар Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Шигырь кичәсендә балаларга югары бәя бирелде, алар барысы да өйрәнгән шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде.