Шигырь бәйрәме

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Бөек татар шагыйре Г.Тукай тууына  быел 132 ел, ләкин күп еллар узуына  карамастан, балалар бакчаларында балалары бу бөек шәхеснең иҗатын өйрәнәләр, шигырьләрен укыйлар, ел саен туган көнен билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан 25нсе апрель көнне Теләче 2нче балалар бакчасында тәрбияче Зиннатова И.Н. бик матур, бай эчтәлекле әдәби кичә әзерләгән иде. Әлеге кичәдә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар катнашты.

 Кичә барышында балалар һәм әти-әниләр Тукай иҗаты буенча кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр, бик теләп шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Балалар янына кунакка Тукай әкиятләреннән Шүрәле белән Су анасы да килгән иде, алар  балалар белән бергә уйнадылар, балаларның матур итеп сөйләгән шигырьләрен тыңладылар. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды һәм барлык балалар күңелендә онытылмаслык күңелле кичерешләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International