Бакчабызда Г.Тукай туган көненә багышланган “И туган тел ,и матур тел” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды.Узган атна тулысы белән Габдулла Тукай иҗатына багышланды.Әти-әниләр дә читтә калмады .Шагыйрь әсәрләреннән балалары белән бергә рәсем конкурсында катнаштылар.Бәйрәмдә барлык балалар да катнашты. Балаларны Г.Тукай әкияте геройлары Кәҗә белән сарык, Шүрәле,Былтыр, Су анасы шатландырды.Балалар да әкият геройларына шигырләр сөйләп,җырлар җырлап, әкиятләр сәхнәләштереп күрсәттеләр.