Бәйрәмдә районда узган Габдулла Тукай шигырьләре конкурсына нәтиҗәләр ясалды. “Бәби йоклату”, “Киленгә бирнә әзерләү” фольклор күренешләре куелды. Кулъяулык чигү, түбәтәй тегу, татар ризыклары пешерү буенча мастер –класслар узды. Кул эшләре, татар халык ашлары һәм китап күргәзмәләре әшләде. Туган телне, миллилекне саклау, гореф –гадәтләребезне кире кайтару буенча үзеннән өлеш керткән хатын-кызларыбыз чыгыш ясады. Ахырдан бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.