22 – 25 нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча VI Халыкара олимпиадасының йомгаклау туры узды. Халыкара олимпиадада Теләче урта мәктәбенең 9 сыйныфы укучысы Якупов Илсаф актив катнашты. Илсаф Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә дә уңышлы чыгыш ясады. Илсаф Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының III дәрәҗәдәге дипломына һәм кыйммәтле буләкләргә ия булды. Илсафны бу мәртәбәле олимпиадага һәм бәйгегә югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары З.Н. Асадуллина белән Л.М. Якупова әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!