Хөрмәтле райондашлар!

2018 елның 1 мае, сишәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Яз һәм хезмәт бәйрәме – 1 Май уңаеннан эчкерсез котлауларымны кабул итегез. Бу бәйрәм төрле буын вәкилләренең күңеленә якын, шуңа күрә аны халык бәйрәме дип санарга була. Өлкән буын өчен ул, элеккечә, хезмәт бәйрәме, ә яшьләр өчен яз, табигатьнең яңаруы, киләчәккә өмет. Бу көн һәрберебез өчен шатлык, ачышлар алып килә. Ул туган ягын яратучы һәм үзенең тырыш хезмәте белән аны матур һәм имин күрергә теләүчеләрне берләштерә. 1 Май һәр буын өчен бердәмлек көне булсын.

Хезмәт сөючәнлек, игелеклелек, үзара ярдәмчел булу –районның һәр кешесенә хас сыйфатлар. Бүген дә якташларыбыз тырыш һәм намуслы хезмәтләре белән район һәм Татарстанның социаль вәзгыятенә зур өлеш кертә.

Яз һәрвакыт яңа көч һәм бетмәс-төкәнмәс дәрт-дәрман алып килә. Моны уңай үзгәрешләр өчен файдаланырга кирәк.

Кадерле якташлар, фидакарь хезмәтчәннәр, сезгә имин хезмәт, бәхетле тормыш, нык сәламәтлек һәм һәр йортка иминлек телим.

 

Теләче муниципаль

район башлыгы                                                                                                                                        И.Ф. Зарипов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International