26 апрель көнне район мәдәният йортының фойесында Теләче җирлекара һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре, район мәдәният йорты белән берлектә, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан «Һәр буынга яшьтәш Тукай” дип исемләнгән шигърият кичәсе үткәрде. Әлеге чарага катнашу өчен "Кояшкай", "Аленушка", "Шатлык" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Теләче урта гомуми белем мәктәбе, "Ак калфак" берләшмәсе әгъзалары чакырулы иде. Чарада үзе язган шигерын Хабибуллина Найлә һәм Г.Тукайның шигырьләрен балалар, олы яшьтәге шигырь сөючеләр укыды. Чарада шагыйрьнең тормыш юлына багышланган презентация күрсәтелде, китап, кул эшләнмәләре, рәсем күргәзмәсе куелды. Алдан игълан ителгән «Оныкларың, Тукай, бүген сине укый” исемле конкурска нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр тәбрикләнде. Бәйрәм “ Туган тел” җыры белән тәмамланды.