26 апрель көнне Казан идел Буе федераль дәүләт университетында Галия Кайбицкая исемендәге Халыкара вокал осталыгы конкурсы булып узды.

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Балалар сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче  «Мисолька» вокаль ансамбле дә бу  бәйгедә катнашты. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән Республикабызның  музыка һәм хөнәри училищеларыннан килгән иҗат коллективлары арасында безнең кызлар үз номинацияләрендә иң яхшы булып танылдылар, 1 урын яуладылар һәм кубок белән бүләкләнделәр. "Мисолька" вокаль ансамбле Галия Кайбицкая репертуарыннан Сара Садыйкованың "Казан кичләре" җырын һәм " Халык җырларына тезмә” башкардылар. Шулай ук ансамбль җитәкчесе Р. Биктимирова һәм оешма җитәкчесе Н. Галимҗанова "профессиональ хезмәте өчен" оештыру комитеты исеменнән дипломнар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International