«Ветераннар безне көтә»

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә бүгенге көндә 27 – тыл хезмәтчәннәре,  1- Бөек ватан сугышы ветераны, 1 –Бөек ватан сугышы инвалид, 1 – тол калган хатынга социаль хезмәт күрсәтелә.

9 май бәйрәме  алдыннан  өлкәннәребезгә аеруча  да  күбрәк  игътибар бирелә. «Чиста тәрәзәләр» шигаре астында социаль хезмәткәрләр ветераннарыбызның өйләрен чистартып юып чыктылар, шулай ук  бушлай өстәмә социаль хезмәтләр күрсәттеләр. Безнең ветераннарыбыз  мондый очрашуларны көтеп алалар, күп еллык эш дәверендә бу көндәлек аралашулар аларны социаль хезмәткәрләре белән бик якынайтты . Эшләрне бер кат бетергәч, социаль хезмәткәрләре белән  бергә альбомнар карап үткән гөмерләренең, сугыш  хәтирәләрен искә төшереп сөйлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International