"Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә".

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

26 апрель көнне Ямбулат авылы китапханәсендә "Әдәбият сөючеләр" әдәби берләшмәсенә йөрүче укучылар белән берлектә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан "Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде. Китапханәче Шакурова Гөлия башта шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, балалар бик тә теләп "Тукайны беләсеңме" дигән конкурста , шагыйрьнең әсәрләре буенча викторинада да катнаштылар, шигырьләрен сөйләделәр. Балалар мероприятия ахырында, актив катнашканнары өчен бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International