Яз җитү белән Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә бөек Тукай туган көнен үткәрүгә әзерлек башлана. Традиция буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Г.М. сөекле шагыйребезгә багышлап танланалы кичә үткәрде. Бәйрәмдә укучылар Г.Тукайның шигырьләрен укыдылар, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкардылар, әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Чара “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.