Апрель аенда халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне билгеләп үтелә.

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Шул уңайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар  белән  “Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре ”дип исемләнгән  әдәби кичә узды. Кичә барышында китап укучыларыбыз аның китапханәдәге китапларына сәяхәт кылдылар, әсәрләре буенча төзелгән  викторина сорауларына җаваплар бирделәр, шагыйрьнең шигырь-әкиятләрен тыңладылар. Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Кичә ахырында балалар бик теләп “Туган тел” җырын җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International