25 апрель көнне Айдар авыл китапханәчесе «Ромашка» балалар бакчасы нәниләренә(“Нурлар” клубы) шагыйрьнең шигырь һәм әкиятләрен кычкырып укыды. Китапханәче татар әдәбияты классигының балачагы, мәдрәсәдә уку һәм яшәү еллары турында сөйләде. Әлеге чара балаларда туган йортка, туган телгә, туган җиргә мәхәббәт һәм сакчыл караш нигезе тәрбияли.