Баландыш авылы китапханәсендә Г.Тукайга багышлап төрле чаралар уздырылды. «Укучының мәдәни көндәлеге» республикакүләм мәдәни-белем бирү проекты кысаларында балалар китапханәгә мәдәни көндәлекләр белән килделәр. Алар белән бергә мәдәни биремнәр эшләнде, шигырьләр һәм әкиятләр укылды, табышмаклар әйтелде.