Бердәм парламентаризм дәресе.

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

 27  апрель көнне Теләче урта мәктәбендә 10 -11 сыйныф укучылары өчен Бердәм Парламент дәресе үтте. Бердәм Парламент дәресендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  депутаты Р. Г. Садыкова, Теләче муниципаль районы башлыгының  аппарат җитәкчесе   И.В. Мубинов,  мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты Х.М. Җиһангәрәева һәм мәктәп директоры  Р.Р. Нәҗипов катнашты. Парламент дәресендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  депутаты Р. Г. Садыкова  Россия парламентаризмының үсеш юлларын күрсәтеп  чыгыш ясады. Россия парламентаризмының туган көненә  багышланган дәресне тарих фәне укытучылары Т.Р. Шакуров һәм  М.М. Ибраһимов  үткәрделәр.  Дәрес бик нәтиҗәле һәм кызыклы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International