Республика программасы нигезендә, 100 хәм 200 баш сыер малына исәпләнгән торакларны, машина-трактор паркларын хәм ашлык саклау амбарларын ремонтлау, район буенча 16 объект программага керде.

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Теләче муниципаль районы буенча, 2018 елда 100 хәм 200 баш сыер малына исәпләнгән  торакларны, машина-трактор паркларын, ашлык саклау амбарларын, ындыр табакларын ремонтлау, шулай ук силос, сенаж чокырларын төзү,  республика программасы нигезендә 16 объект программага кертелде. Шул исәптән, капиталь ремонт 200 баш сыер малына исәпләнгән 4 торак ҖЧҖ «Теләче Агро» хужалыгында, машина - трактор паркларының  ремонты 2 объект ҖЧҖ «Агролак» хәм ҖЧҖ «Теләче Агро»хуҗалыкларында. Ашлык саклау амбарларын, ындыр табакларын ремонтлау 4 объект: 1объект-ҖЧҖ  «Агролак», 2 объект-ҖЧҖ «Алан» хәм 1 объект-ҖЧҖ «Игенче» хужалыкларында. Силос, сенаж чокырларын төзү 6 объект: 2 объект ҖЧҖ «Агролак», 2 объект-ҖЧҖ «Алан», 2 объект-ҖЧҖ «Теләче Агро» хуҗалыкларында каралган.     

   Бүгенгесе көндә, 5 объектта төзелеш, ремонт эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International