VI халыкара олимпиада

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Кыш айларында ук башланган халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы язгы җылы көннәргә барып тоташа. 22 -25 апрель көннәрендә Татарстанның 92 мәктәбеннән 216 укучы татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада катнашты. Шул мәктәпләр арасында Баландыш төп мәктәбенең дә исеме булу үзе бер горурлык.Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Йосыпова Резеда олимпиадада уңышлы чыгыш ясап кайтты. Аны бәйгегә мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Рушания Хәким кызы әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International