Узып барган атна Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендэ файдалы, кызыклы вакыйгалар белән истә калырлык булды.

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Татар теле һәм әдәбияты атналыгында укучылар викторина үткәрделәр, матур рәсемнәр ясадылар, бөек шагыйрьГабдулла Тукай туган көнендә шигырьләр сөйләделәр. Атна дәвамында мәктәп яны чистартылды: кар тараттык, чүпләр җыелды. Шимбә көнне укучылар өстәл теннисы ярышларында катнаштылар. Атна дәвамында имтиханнарга, арадаш аттестациягә эзерлек максатыннан һәр класс өстәмә шөгыльләнде, үткән материалларны кабатлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International