27 апрель көнне Айдар мәдәният йортында «Бәйрәм бүген дип сөенәм, Тукай туган көн булгач» дип аталган әдәби сәгать, шигырь конкурсы үткәрелде.

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Балалар өчен «Тукайның әкият дөньясы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Чарага Олы Нырсы һәм Айдәр башлангыч мәктәп укучылары чакырылды.
Клуб мөдире һәм китапханәче балаларны бөек шагыйрьнең тормышы, аның әсәрләре, әкиятләре белән таныштырды. Габдулла Тукайның шигырләре укылды, аның тормышы белән бәйле рәсемгә төшкән урыннар күрсәтелде.
Конкурста катнашучыларга һәм җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International