24 нче апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Республикакүләм Парламент дәресләре кысаларында үткәрелгән бәйгеләрдә катнашкан укучыларны тәбрикләү тантанасы булып үтте. Анда Теләче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Сөнгатуллин Булат катнашты. Булат Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган иншалар бәйгесендә катнашып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының I дәрәҗәдәге дипломына һәм бүләккә ия булды. Булатны бу мәртәбәле бәйгегә югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г. Г. Сөнгатуллина әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!