1-9 класс укучылары бик матур һәм сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында презентация әзерләде, рәсем конкурсына йомгаклар ясалды, "Йолдыз булып балкыйсың син әдәбият күгендә" исемле китап күргәзмәсе эшләде, белешмәлек булдырылды. Шигырь бәйгесендә җиңүчеләр һәм катнашучылар грамота белән бүләкләнделәр. Чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды.