Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы Чернобыль атом электр станциясендә авария булган 26 апрельне Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан итте.

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Әлеге фаҗигале дата уңаеннан,  патриотик һәм экологик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән , бу вакыйганың 32 еллыгына багышлап  Айдар авылы китапханәсендә  «Чернобыль – күңел ярасы» исемле китап күргәзмәсе эшләде .

Күргәзмәдә әдәби әсәрләр һәм техноген һәлакәт вакыйгалары турында язылган материаллар урын алды.

Күргәзмә белән танышкан китап  укучыларыбыз,  фаҗига хакында ,  әлеге зонада булган авария , гомерләре бәрабәренә беренче булып  ут эченә керүчеләр турында белделәр. Күргәмәнең максаты- Чернобыль АЭСы вакыйгаларын искә алу, тормышларын һәм сәламәтлекләрен кызганмаган ,читтәге бәлане үз бәласе кебек кабул иткән   кешеләргә хөрмәт, җаваплылык  тәрбияләү.                                                                                                                                                                                       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International