Финал уенында “Идел” – “Теләче” командалары катнашып, “Теләче” командасы 5:4 исәбе белән кабаттан җиңү явлауга иреште. 2016-2017 еллар уен сезонында “Теләче” командасы шулай ук беренчелекне алган иде.
2017-2018 еллар уен сезонында барлыгы 10 команда катнашырга теләк белдерде. А+Б дивизионнарында уйнап безнең команда (җыелган очколар буенча) беренче бишлеккә ләгеп, плей-офф уеннарында катнашу хокукына иреште һәм “Питрәч”, “Идел”, “Тимерхан” командалары белән көч сынашты.