Конкурс Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең татар милли-мәдәни оешмалары, якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли-мәдәни үзәкләре һәм иҗтимагый оешмалары әгъзалары, укучылар һәм студентлар өчен ачык массакүләм чара булып тора.
Конкурс туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту, киң җәмәгатьчелек игътибарын татар авылларын борчыган проблемаларга юнәлтү, татар авылларын берләштергән бердәм мәгълүмат базасын булдыру, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, милли үзаң, кече ватаның белән горурлану кебек хисләр тәрбияләү максатында оештырылган иде. Шушы конкурста катнашып Күкчә авыл китапханәчесе Сәләхова Илсөяр рәхмәт хаты белән бүләкләнде.