Биредә сугыш турында китапханә фондында булган иң яхшы шигырь җыентыклары, проза әсәрләре һәм документаль басмалар тәкъдим ителде.
1941-1945 еллардагы сугыш турындагы матур әдәбиятны популярлаштыру, үз халкыңа мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү, илебез тарихына карата кызыксыну уяту – әлеге күргәзмә нәкъ менә шуларны күз алдында тотып эшләнде. «Трудные шаги к Великой Победе» күргәзмәсеннән Бөек Ватан сугышы геройлары язмышы, җиңү хакына, илебез киләчәге хакына гомерләрен дә кызганмаган кешеләр турында мәгълүмат алырга була.