Районкүләм семинар үтте.

2018 елның 4 мае, җомга
Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында  балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен “Музыкаль белем бирүдә милли төбәкара компонентны яңа алымнар аша гамәлгә ашыру” темасына районкүләм семинар үтте. Катнашучыларның һөнәри осталыкларын күтәрү һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан, семинарның программасы киңкырлы һәм бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Районның төрле балалар бакчаларыннан килгән педагогларга семинар темасын яктырткан шөгыльләр, мастер класслар күрсәтелде, чыгышлар ясалды, шулай ук зурлар төркеменә йөрүче балалар “Карга боткасы” бәйрәменнән өзек күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International