Әлеге акциянең әйдәп баручысы һәм оештыручысы булып «Самара өлкә балалар китапханәсе» тора.
Гадәттәгечә безнең китапханә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы җиңүгә багышланган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара акциясеннән читтә калмады. Акция Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән (барлыгы 22 кеше катнашты), презентация ярдәмендә уздырылды. Балаларга сугышының дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган түбәндәге әсәрләрдән өзекләр укылды: Л.Кассильның «Улица младшего сына», «Дорогие мои мальчишки», В.Катаевның «Сын полка», В.Осееваның «Васек Трубачев и его товарищи», К.Симоновның «Сын артиллериста» һәм Ю.Яковлевның «Как Сережа на войну ходил». Соңыннан китапханә хезмәткәрләре тарафыннан бирелгән сорауларга грамоталы һәм дөрес җаваплар алынды. Бөек Ватан сугышы чорында илебез тарихы, тарихи вакыйгалар турында аңлатып үтелде, иң мөһиме, балалар үз илеңнең гражданины һәм патриоты булу – ул элек - электән килгән мактаулы хис икәненә төшенделәр.