Бөек Җиңү өчен горурлык хисләре халык күңеленнән беркайчан да китмәс. Ләкин, илебез азатлыгы өчен сугыш утларына кергән, нык торган һәм җиңгән ветераннар сафы акрынлап сирәгәя бара. . Шушындый мәшәкатьле заманда безнең ихтибарыбызга, кайгыртуыбызга лаек кешеләребез турында онытырга мөмкин түгел. Өлкән буынга хөрмәт һәм ихтирам - бу халкыбызның тәрбиясе һәм культурасы чагылышы.
2018елның 4 май көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “ Мин-Җиңү варисы” исемле түгәрәк өстәл артында ике буын вәкилләре белән очрашу уздырдылар. Җанлы сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте. Балалар ветераннарыбызның сугыш афәтләре турында сөйләгәннәрен бик игъән бирелеп тыңлап утырдылар, өзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Авыр сугыш елларын узган ветераннарыбыз ирекле волонтерлар белән очрашуга чиксез шат булуларын һәм рәхмәтләрен белдерделәр.