Хезмәткә - хөрмәт!

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Балаларны кече яшьтән үк киләчәк тормыш өчен әзерлекле итеп үстерү зарур.  Балага дөрес юнәлеш биргәндә генә үз максатыбызга ирешә алабыз.  

Хезмәт тәрбиясенең төп бурычы булып-балаларда хезмәткә карата дөрес караш тәрбияләү тора. Ул үз чиратында эшчәнлекне баларның уен, шөгыль, яшь үзенчәлекләрен исәптә тотып алып барган очракта гына нәтиҗә бирә.

 Балаларда хезмәткә карата яхшы караш тәрбияләү өчен, аларны максат куярга шул максатка ирешү юлларын табарга, куйган максатның нәтиҗәсен күрергә өйрәтергә кирәк.

   Баланың хезмәт эшчәнлегендә, үзенең иҗади активлыгы зур урын алып тора: башта эшчәнлекне уйла, кирәкле җиһазларны туплау, макксатка ирешү өчен билгеле авырлыкларны җиңеп чыгу.

Безнең  балаларга да хезмәт бик охшый.  Алар гөлләргә су сибәләр, калак тараталар, уенчыклар җыялар  шулай ук  тәрбияче апаларга  ярдәм итәргә яраталар һәм б. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International