Без аларга карап сокланабыз, ышанабыз. Балаларда тәрбиялелек, тугрылык, намуслылык һәм башка шундый әхлакый сыйфатлар тәрбияләү безнең бурыч. Алда әйтелгәннәрне истә тотып, Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе “Акылның кадере әдәп белән”дип исемләнгән мәдәни чара үткәрде. Чараның максаты: укучыларга әхлак тәрбия бирү иде.Төрле сыйныф укучылары катнашындагы әңгәмә-кичәдә укучылар белән изгелек,яхшылык кылу, кешелекле, шәфкатьле булу турында әңгәмә алып барылды. Төрле тәрбияви мисаллар китерелде.