География укытучыларының район семинары

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

4 майда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә география укытучыларының район семинары уздырылды. Семинарның беренче өлешендә география укытучысы Шәйхетдинова Г.Х. 9 сыйныфта “Төньяк Европа хуҗалыгы” дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Семинарның икенче өлеше “География буенча ОГЭ га әзерлек” дигән тема астында узды. Тәҗрибәле укытучы район мөгаллимнәрен үзенең эш алымнары белән таныштырды. Практик семинарда йомгаклау сүзе белән район мәгариф бүлеге методисты Алия Рафисовна чыкты. Ул үз чыгышында районда география фәне буенча ОГЭ га әзерлекнең торышы белән таныштырды. Семинардан һәркем үзенә файдалы мәгълүмат белән таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International